ТР Үзәк сайлау комиссиясе Дума сайлауларында катнашачак сәяси партияләргә мөрәҗәгать белән чыга

Имзалауга тәкъдим ителә торган документта дебатларда катнашучы барлык сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре сайлау алды агитациясе чорында этика нормаларын сакларга чакырыла

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ, Айгөл Фәхретдинова).ТР Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләренә килешү төзү тәкъдиме белән чыгарга җыена. Бу хакта бүген журналистларга комиссия рәисе Анатолий Фомин җиткерде.
Әлеге документта Татарстанда дебатларда катнашучы барлык сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре 5 ноябрьдән старт алачак сайлау алды агитациясе чорында этика нормаларын сакларга чакырыла. “Дөрес, бу аларны нәрсәгәдер мәҗбүр итә торган хокукый документ түгел. Шулай да ул безнең партияләргә чакыру булып торачак. Алар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә килеп, шул документны имзаласалар, без бик шат булыр идек”, - ди Анатолий Фомин.