Сайлауларга әзерлектә гаять җаваплы чор җитте

3-10 ноябрь көннәрендә республикадагы 65 территориаль сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләре составын һәм җитәкчелеген расларга тиеш

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын һәм Ямашев сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутат сайлауларга әзерлек, аны үткәрү өчен кирәкле чараларның барысы да календарь план нигезендә алып барыла. Хәзер сайлауларны оештыручылар өчен гаять җаваплы чор җитте – барлык сайлау системасын формалаштыруны тәмамларга кирәк. Бүген журналистлар белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин шулай дип белдерде.
Анатолий Фомин ассызыклаганча, Татарстанда 2857 участок сайлау комиссиясе төзеләчәк. 3-10 ноябрь көннәрендә республикадагы 65 территориаль сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләре составын һәм җитәкчелеген расларга тиеш, хәзерге вакытта исә участок сайлау комиссияләренә кандидатлар буенча тәкъдимнәр җыела. “Шуннан соң гына республикада сайлау системасы тулысынча формалашты дип әйтеп булачак”, - ди Анатолий Фомин.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе бүгенге очрашуда шулай ук ноябрь башларында республикага электрон тавыш бирү комплекслары кайтарылачагын хәбәр итте. Әлеге комплекслар 33 муниципаль берәмлектәге 146 сайлау участогында сыналачак. Ул бу участокларда бары электрон юл белән генә тавыш биреп булачагын, ә традицион юл белән тавыш бирүне сайлау мөмкинлеге булмавын ассызыклады.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе бу атнада, ягъни 27 октябрьдә, Дума сайлауларында катнашу теләген белдереп, документлар тәкъдим иткән сәяси партияләрне теркәүне тәмамлаячак. Бүгенге көндә 5 партия инде теркәлү узган. Аларның дүртесе гамәлдәге парламентта тәкъдим ителгән партия булса, берсе парламент партиясе түгел Тагын ике партияне теркәү мәсьәләсе 27 октябрьдә каралачак. “Әлегә алар тәкъдим иткән документларда нинди дә булса хокук бозулар, җитешсезлекләр табылмаган, РФ Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тәкъдим иткән партияләрнең бөтенесенең дә теркәлү узу ихтималы зур”, - ди Анатолий Фомин.
Бу партияләр исемлеге расланып, РФ Үзәк сайлау комиссиясе алар арасында тавыш бирү бюллетененә урнаштыру буенча җирәбә уздырганнан соң, сайлау бюллетеннәрен формалаштыру башланачак. Татарстанда ул ике дәүләт телендә әзерләнәчәк һәм “Идел- Пресс” нәшриятында басылып чыгачак.
Ә 2 ноябрьдә ТР Үзәк сайлау комиссиясе дәүләт телерадиокомпанияләрендә һәм ММЧ да түләүсез эфир вакытын һәм басма мәгълүмат урнаштыру буенча партияләр арасында җирәбә уздырачак. 5 ноябрьдән исә массакүләм-мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башланачак.