А.Фомин: “Татарстанда сайлаулар процессына җанатарлар җәлеп ителмәячәк”

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы сайлауларында кайбер төбәкләрдәге сайлау комиссияләре составына тәҗрибә рәвешендә футбол фанатларының вәкилләрен кертү тәкъдиме белән чыккан иде. Моны ул сайлаулар процессына төрле социаль төркемнәр вәкилләрен җәлеп итү һәм тавыш бирүдә катнашучылар санын арттыру теләге белән бәйләп аңлатты.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин бүген журналистлар белән очрашуда бу тәҗрибәнең Татарстанга кагылышы булмаячагын ассызыклады. “Әлегә бу процесска җанатарларны җәлеп итәргә ниятләмибез, бу мәсьәлә каралмады да”, - дип белдерде ул ул.
Аның искәртүенчә, закон нигезендә сайлауларда катнашучы сәяси партияләр, кандидатлар сайлау участокларга күзәтүчеләр сыйфатында үз вәкилләрен җәлеп итә ала. Бу юлы да Дума сайлауларында катнашырга ниятләгән партияләр сайлау участокларына үз вәкилләрен җибәрү теләген белдерә. “Узган еллардагы сайлаулар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, сайлауларда катнашу хокукын алган теге яки бу партия, гадәттә, үз электораты күбрәк булган участокларга күзәтүче сыйфатында вәкилләрен җибәрә”, - ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Анатолий Фомин белдергәнчә, әлегә сайлау участокларында чит ил күзәтүчеләре булачагы хакында мәгълүматлар юк.