news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы башлыгы Кытай Халык Республикасының генераль консулы белән очрашты

Инциньга Рәхмәт хаты, Саба районында эшләнгән сувенирлар җыелмасы тапшырылды.

Саба районы башлыгы Кытай Халык Республикасының генераль консулы белән очрашты
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Казанда Саба муниципаль райо­­ны башлыгы Рәис Миң­нехановның Кытай Халык Республикасының Татарстандагы генераль консулы У Инцинь белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Кытай делегациясенең Саба районында булуы яклар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч бирә. Пандемия узгач, һичшиксез, Саба белән Вэньлин арасындагы элемтәләр яңарачак, үзара хезмәттәшлек нәтиҗәләре кешеләр тормышында чагылыш табачак. Без шуңа ышанабыз», — диде консул һәм дуслыкның авыр чакта беленүен искәртеп, эпидемия таралуына чик кую өчен Саба районына гуманитар ярдәм күрсәтелүе турында белдерде.

Рәис Миңнеханов ярдәме өчен генераль консулга рәхмәт әйтте һәм очрашу истәлеге итеп У Инциньга Рәхмәт хаты, Саба район­ында эшләнгән сувенирлар җыелмасы тапшырды. Ул көнне Сабага ун мең медицина битлеге кайтты.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2018 елда яңа технологияләрне куллану, социаль культура өлкәсендә заманча алдынгы методикалар белән тарихи белемнәрне күтәрү, үзара хезмәттәшлекне булдыру максатында Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясе Ляншань-ийск автоно­­мияле округы вице-губернаторы Сяо Чунь ике арада туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру омтылышы турында беркетмәне дә имзалаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100