Татарстан Элемтә министрлыгының исеме Цифрлы үсеш министрлыгына үзгәртелде

Яңа министрлыкның төп бурычы цифрлы карарлар ярдәмендә татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү булачак.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Советы өченче утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исемен ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы дип үзгәртү тәкъдимен хуплады.

«Икътисадның һәм социаль өлкәнең алга таба үсеше дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәле эшенә бәйле, алар хәзерге этапта үзгәрешләр таләп итә», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, министрлыкны үзгәртеп кору Татарстан Республикасының 2030 ел стратегиясен һәм «цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.

Әлеге тәкъдим ТР Дәүләт Советының күпчелек депутатлары тарафыннан хупланды, ә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин реструктуризацияләнгән ведомство өчен цифрлы карарлар ярдәмендә татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүне төп бурыч дип атады.

«Безнең алда татарстанлыларның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен платформалы цифрлы карарлар ярдәмендә эшләү бурычы тора. Бу бик җитди һәм амбициоз бурыч, аның өстендә министрлыкның бөтен коллективы һәм бөтен тармак эшләячәк», - диде Айрат Хәйруллин.

  • Исегезгә төшерәбез, министрлык структурасына югары технологияләр өлкәсендә ІТ-парк, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге, «Комплекс-52» дәүләт учреждениесе, Төбәкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» керә.