Марат Әхмәтов: Юлламаның һәр җөмләсен өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк

"Үзебезнең юнәлешләргә кагылган бурычлар буенча эш планы булдырачакбыз", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Кулга карандаш алып, һәр җөмләсен сызып-сызып өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк”. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасы турында шулай дип әйтте.“Юллама беренче укылышта гына әле бөтен тирәнлеге белән кабул ителеп бетмәскә мөмкин. Үзебезнең юнәлешләргә кагылган бурычлар буенча эш планы булдырачакбыз”, - диде Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш парламентына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына беренче юллама белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән.