В.Путин Самара өлкәсендә “Бердәм Россия”нең төбәк фракцияләре лидерлары белән очраша

Анда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген “Бердәм Россия” партиясе рәисе Владимир Путин Самара өлкәсендә төбәк сәяси советлары секретарьлары һәм РФ субъектлары закон чыгару җыеннарында “Бердәм Россия” фракцияләре лидерлары белән очрашу үткәрә. Очрашуда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге матбугат үзәге.
“Бердәм Россия” лидеры Самара өлкәсенә бүген килгән. Владимир Путинның бердәмроссиялеләр белән очрашуы Жигули диңгезе ярында урнашкан “Волжский утес” шифаханәсендә узачак. Утырыш 16.00дә башлана.
В.Путинның төбәккә сәфәре программасында Россия аграр партиясенең Үзәк советы идарәсе әгъзалары белән очрашу да ниятләнгән.