ТР Дәүләт Советы Рәисе Иранның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Расул Багернажад Шаян үзенең Татарстандагы дипломатик миссиясен тәмамлый

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Расул Багернажад Шаян белән очрашты, ул үзенең Татарстандагы дипломатик миссиясен тәмамлый.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы 2007 елда ачылды, ә Расул Багернажад Шаян дипломатик вәкиллекне 2011 елның мартында җитәкләде.

Очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Шаян әфәндегә милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

"Әлеге еллар эчендә Татарстан белән Иран арасында рәсми, мәдәни, эшлекле, спорт делегацияләре белән алмашу активлашты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  - Парламентара элемтәләр ныгыды. Ә соңгы вакытта сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр пәйда булды".

Шаян әфәнденең шәхси дипломатик сыйфатларын югары бәяләп, Татарстан парламенты башлыгы аңа киләчәк тормышында һәм эшендә уңышлар теләде.

Расул Багернежад Шаян, үз чиратында, Дәүләт Советы Рәисенә Иранның Казандагы Генераль консуллыгының мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге элемтәне үстерү эшчәнлегенә ярдәм иткәне рәхмәт белдерде. "Казан дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе санала, минем өчен ул икенче йортым булды, - дип белдерде Иран дипломаты. - Татарстан уңышларында без халыкның һәм республика җитәкчелегенең олы хезмәтен күрәбез. Татарстанның Россия Федерациясендәге абруен истә тотып, илләр арасындагы бөтен өлкәләрдә, бигрәк тә икътисад һәм туристлык тармагындагы хезмәттәшлекне активлаштыруга ярдәм итүегезне өметләнеп калабыз".

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.