Көньяк Корея белән Корея Халык Демократик Республикасы Корея ярымутравында кризисны көйләү буенча килештеләр

КХДР үз кораллы көчләре өчен тулы хәрби әзерлекне кичектерә

 (Казан, 25 август, «Татар-информ»). Сеул репродукторлар ярдәмендә Корея Халык Демократик Республикасында пропоганда алып баруны туктатачак. Пхеньян, үз чиратында, чик тирәсендә Көньяк Корея солдатларын мина белән шартлату вакыйгасы өчен үкенүен белдерде. Шулай итеп, Көньяк Корея белән КХДР Корея ярымутравында кризисны көйләү буенча килештеләр, дип хәбәр итә ТАСС.

Бүген җирле вакыт буенча 12.00 сәгатьтә репродукторлар сүндереләчәк, дип белдерде Көньяк Корея президентының илкүләм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ким Гван Чжин. Аның сүзләренә караганда, Көньяк Корея "нормаль булмаган хәл" туган очракта, ягъни КХДР катнашында демилитаризацияләнгән зонада яңа вазгыять туган очракта репродукторларны янә эшкә җигәчәк.

Сеулда Пхеньян гафу үтенүләренә "беренчел игътибар" бирәләр, дип ассызыклады Ким Гван Чжин.

Шулай ук, КХДР үз кораллы көчләре өчен тулы хәрби әзерлекне кичектерә, диде ил лидеры Ким Чен Ын, дип белдерә Көньяк Корея ММЧ.

Ким Гван Чжин белдергәнчә, яклар ирешкән килешүдә, якын арада КХДР белән Корея Республикасы Корея ярымутравында киеренкелекне бетерү буенча яңа сөйләшүләр алып барачак. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге мондый сөйләшүләр Сеулда яки Пхеньянда узарга мөмкин.