Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша

Очрашуның төп максаты - бүгенге шартларда экстремизмга һәм терроризмга каршы милли куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында фикерләшү

 (Казан, 25 июнь,”Татар-итнформ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе координаторы Фәрит Мөхәммәтшин Самарада эш сәфәрендә булып, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша. Чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә уза. Шулай ук әлеге утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Очрашуның төп максаты - бүгенге шартларда экстремизмга һәм терроризмга каршы милли куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында фикерләшү. Утырышта Россия Федерациясендә 2025 елга кадәр экстремизмга каршы тору Стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Идел буе регионнарында террорга каршы тору комиссияләре тарафыннан башкарылган эш-гамәлләрнең нәтиҗәләре барлана.

ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шундый хәбәр таратты.