«Бердәм Россия» әгъзалары Татарстан Президентын сайлауга кандидат билгеләячәк

Россия Президенты Владимир Путин республика җитәкчесен сайлауларда Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итүне хуплады.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның «Бердәм Россия» әгъзалары июньдә партиянең төбәк бүлеге конференциясен үткәрергә планлаштыра. Анда ТР Президентын сайлауда катнашу өчен кандидат сайлаячаклар. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов әйтте, дип хәбәр итә партиянең мәгълүмат үзәге.

«Безнең сайлау кодексында ТР Президенты вазифасына кандидатураны партиянең төбәк бүлекчәләре тәкъдим итүе, ә «Бердәм Россия» партиясендә теләсә нинди тәкъдим итү алдан тавыш бирүне күздә тотуы турында язылган. Шуңа күрә республиканың югары вазифасына тәкъдим итү өчен махсус формат бар», - диде Камалтынов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда төбәк сәяси советы президиумы утырышы булырга тиеш. Ә аннары конференция узачак, ул июньнең икенче яртысына планлаштырылган.

«Конференциядә тавыш бирү, асылда, нигезләмәдә каралганча алдан тавыш бирү булып та саналачак. Июнь ахырына бу эш башкарылачак. Ә аннары гамәлдәге законнар нигезендә, ТР Сайлау кодексында язылган сроклар буенча барлык кирәкле процедуралар башкарылачак», – диде Камалтынов.

Быел республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның 2015 елгы сайлаулардан соң үз вазифасына кергән вәкаләтләре тәмамлана. 2020 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президенты белән эшлекле очрашу вакытында Россия башлыгы Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның көзге сайлауларда яңа срокка тәкъдим ителүен хуплады.