Фәрит Мөхәммәтшин: Парламентның тамаша оештыру бурычы юк

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе коллегаларын «элеккегечә эшләргә» чакырды.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Дәүләт Советының тамаша оештыру бурычы юк, дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин.

«Мин барыгызны да искечә эшләргә чакырам, чөнки безнең парламентта тамашалар оештыру, бер-беребезне су белән коендыру, киемне әйләндереп кию һәм үзеңнең яки кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләрен яклау юк», - диде ул.

Депутатлар җаваплылык тоярга һәм сайлаучыларның югары ышанычын акларга тиеш. Парламентарийларның югары сәнгате — оппозиция белән бергә актуаль проблемаларны хәл итү юлларын табу, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Партия эчендәге аңлашылмаучанлыкларга килгәндә, агентлык әңгәмәдәше мондый гамәлнең рөхсәт ителмәве турында белдерде.

«Әгәр без үз партиябезне дә өч-дүрт өлешкә бүлсәк, халык алдында кем җавап бирәчәк? Зур булмаган партияләргә таратылган оппозициядән бик сорый алмыйсың. Парламентта күпчелек булган партиядән сорыйлар, — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без, иң яхшысы, башка парламентлардан өйрәнербез, аларның ничек шау-шу чыгаруын, нәрсәләргә ирешүен күзәтербез. Карарга оят!».

Кешеләр мондый мөнәсәбәтләрдән җиңүләр яулый алмый, дип саный республика парламенты спикеры. Көлке була ала, ләкин халык проблемаларын хәл итми.