Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутатларын Татарстан инициативаларын актив этәрергә өнди

РФ парламентының түбән палатасында Татарстаннан 13 закон проекты карала.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Төбәкләрнең теләсә нинди закон инициативасы РФ Дәүләт Думасы депутатларының аерым кайгырту предметы булырга тиеш. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында узган утырышта әйтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Закон инициативалары һәм субъектларның мөрәҗәгатьләре — төбәк парламентларының РФ Дәүләт Думасы белән үзара хезмәттәшлегенең яхшы инструменты. Һәм мондый формат безнең өчен мөһим, чөнки без территорияләр өчен актуаль булган сорауларны күтәрәбез, алар региональ закон чыгаручы тарафыннан хәл ителә алмый һәм аларны федераль закон чыгаручыга җиткерәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның закон чыгару инициативаларының күбесе федераль кануннарга кертелгәнен искәртте. Алар арасында — кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә махсус рөхсәттән башка төзәтү колонияләре һәм тикшерү изоляторына йөрергә рөхсәт итү, снюсларны сатуны тыю турындагы инициатива.

Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, бүген парламентның түбән палатасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау, алкоголь продукциясен җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салуга, административ җаваплылык, экология күзәтчелеге өлкәсендә законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән 13 закон проекты төрле стадияләрдә карала.