ТР ҮСКдә V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына әзерлек турында сөйләделәр

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы узды

  (Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы узды. ТР ҮСК әгъзалары V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына әзерлегенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты.

ТР ҮСК дә V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына әзерлек буенча нинди эшләр башкарылуы хакында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова сөйләде. “Хәзер ҮСК сайлаучылар һәм сайлау процессында катнашучылар арасында аңлату эшләре алып бара. Шулай ук шәһәрләрдә һәм районнарда участок сайлау комиссиясе әгъзаларын өйрәтү дәвам ителә”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда, ҮСКнең 17 меңгә якын әгъзасы укый.

Татарстанда Яшь сайлаучы көннәре уза, дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары. “Без яшь сайлаучылар белән очрашабыз, сайлау законнарын аңлатабыз. ҮСК әгъзалары чараларда актив катнаша”, - дип ассызыклады В.Каменькова.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, мартта территориаль сайлау комиссияләре һәм сәяси партияләр белән уку семинарлары үткәрү планлаштырыла, дип белдерде. Бу очрашуга сәяси партияләр һәм сайлау комиссиясе әгъзалары өчен методик материаллар әзерләнә.

Сайлау законнарындагы яңалыкларга килгәндә, бердәм тавыш бирү көнендә үтә күренмәле һәм ярым үтә күренмәле урналар файдаланылачак, дип искәртте Валентина Каменькова. Ә менә бюллетеньның нинди озынлыкта булачагы турында әлегә әйтү кыен. ТР Дәүләт Советына сайлауларда партияләрнең ничә төбәк бүлеге катнашачагы билгеле түгел. Сайлауларда ике бюлллень булачак, алар төсләре буенча гына аерылып торачак.

ТР ҮСК утырышы көн үзәгенә эфир вакытын билгеләү, ТР ҮСК нең мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге программасы һ.б. мәсьәләләр куелган.