^ТР Президентын сайлаулар белән бәйле аерым закон актлары үз көченнән туктатылып торачак

^ТР Президентын сайлаулар белән бәйле аерым закон актлары үз көченнән туктатылып торачак

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). ТР Президенты сайлаулары үткәрү белән бәйле республика законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеләчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында кирәкле документлар каралды.

"ТР Сайлаулар һәм референдумнар турындагы аерым закон актларына үзгәртешләр кертү турындагы һәм "ТР Президенты сайлаулары турындагы" ТР Законы көчен туктатып тору турында закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Искә төшереп үтәбез, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында бу документ буенча фикер алышу вакытында депутатлар "ТР Президенты сайлаулары турындагы" ТР Законын гамәлдән алмаска, ә көчен туктатып торырга булды. Моннан тыш, депутатлар беренче укылышта "ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТРның территориаль сайлау комиссияләре турындагы" ТР Законының ТР Президенты сайлауларына әзерләнү һәм үткәрү өлешендә кайбер нигезләмәләрен көченнән туктатып тору турындагы" республика законы проектын кабул итте.