Төбәк сайлау алды штабының бурычы – сайлаучыга тавыш бирүдә катнашуның әһәмиятен аңлату

Интернет-кулланучыларның сорауларына РФ Президентына кандидат Дмитрий Медведевның төбәк сайлау алды штабы җитәкчесе, ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов җавап бирде
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). “Татар-информ” агентлыгында үтүче традицион он-лайн конференцияләр кысаларында бүген интернет-кулланучыларның сорауларына РФ Президентына кандидат Дмитрий Медведевның төбәк сайлау алды штабы җитәкчесе, ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов җавап бирде.
Сайлау алды агитациясе әлегә актив рәвештә башланмады, ә сораштырулар күрсәткәнчә, ил гражданнарының 80 проценты инде Дмитрий Медведевка ышаныч белдерүен әйтә. Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, саннар төрлечә булырга мөмкин, шулай да төбәк штабы Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең социологик тикшеренүләре мәгълүматларына таяна һәм анда сораштырылучыларның 60 проценты Медведевны яклап тавыш бирәчәкләре шәрехләнә. “Дмитрий Медведевка ышаныч күрсәткече 70 проценттан артып китә. Аның кандидатурасы илдәге әйдәп баручы “Бердәм Россия” партиясеннән генә түгел, ә тагын 3 фирка тарафыннан да якланды. Моннан тыш ул, хәзерге Илбашының көрәштәше һәм ул башлаган эшләрне дәвам иттерүче дә. Путин-Медведев бәйләнеше бүген сайлау алды марафонына чыга. Дмитрий Медведев илдәге төп масса халыкны борчыган мөһим проблемаларга җавап бирә. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында ул, үзен оста оештыручы буларак танытты һәм бу программаларның уңай нәтиҗәләре белән барыбыз да горурлана алабыз. Татарстан өчен Медведев, Федераль үзәк белән вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы Шартнамәнең актив яклаучысы булуы һәм аның кабул ителүен хуплавы белән дә якын. Яшь булуына карамастан, ул төп үсеш баскычларын үтте – бизнеста, региональ хакимияттә, Кремльдә эшләде һәм хәзер беренче вице-премьер буларак, илдәге иң мөһим социаль мәсьәләләр өчен җавап бирә. Аның рейтингы бик югары дәрәҗәдә булуы, бәлкем әнә шулар белән дә аңлатыла торгандыр. Тагын бер күрсәткеч, социологик сораштырылуда катнашучыларның 70 процентка якыны Дмитрий Медведевның җитешсез якларын атамый. Монысы да бик мөһим”, - ди төбәк сайлау алды штабы җитәкчесе.
РФ Президентлыгына кандидат Дмитрий Медведевның төбәк сайлау алды штабы федераль сайлау алды штабы кабул иткән концепцияләр кысаларында эшләячәк. Шулай ук урыннарда аның үз башлангычлары да хуплана. Биредә төбәкнең, анда яшәүче халыкның менталитеты исәпкә алыначак. Юрий Камалтынов белдергәнчә, төбәк штабы “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе мәйданында эшли һәм ул фирканең Казандагы Башкарма комитеты офисында урнашкан. Шунда ук гражданнарны кабул итү бүлмәсе дә булдырыла. “Төбәк сайлау алды штабының бурычы, ул һәр сайлаучыга барып җитү, 2 март көнне сайлауга килүнең әһәмиятен аңлату һәм әлбәттә, Президентлыкка кандидат Дмитрий Медведевның социаль, сәяси. икътисадый юнәлешләрдәге программасының төп асылын һәр гражданга төшендерү”. – ди Юрий Камалтынов.
Бөтенроссия сораштырулары күрсәткәнчә, 2 мартта тавыш бирү урыннарына 60-70 процент сайлаучы килер дип көтелә. Татарстанда исә халык сәяси яктан нык актив һәм бу юлы да республикада тавыш бирүчеләр саны уртача Россия күрсәткечләреннән югары булырга мөмкин.
Юрий Камалтынов искәрткәнчә, төбәк сайлау алды штабы сайлау агитациясе максатыннан, телевизион дебатларда чыгыш ясарга җынмый, шулай да бушлай эфирны бүлү җирәбәсендә катнашып, алынган вакыт агитациянең башка формаларына тотылачак.
РФ Президентына кандидат Дмитрий Медведевның халык саны миллионнан артып киткән төбәкләргә визиты көтелә, шул исәптән ул Казанга да сәфәр кылырга җыена. Бу уңайдан, Юрий Камалтынов. “Казан бик үзенчәлекле кала һәм Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру Советы җитәкчесенә, башкалада шушы программалар буенча сафка баскан күрсәтерлек һәм федераль структуралар игътибарын җәлеп итәрлек яңа объектларыбыз бар. Гомумән, Медведевның Президентлыкка кандидат буларак безгә килү бик мөһим”, - дип белдерде.