Дмитрий Медведевның Башкортстандагы сайлау алды штабын Радий Хәбиров җитәкләде

БР Президенты администрациясе башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге штабын җитәкләде
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). РФ Президентлыгына кандидат Дмитрий Медведевның Башкортстандагы сайлау алды штабын республика Президенты администрациясе башлыгы Радий Хәбиров җитәкләде.
Сайлау штабы сайлау алды кампаниясе башыннан тавышларны санау процессы төгәлләнгәнче һәм сайлау нәтиҗәләре билгеле булганчы эшләячәк, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Р.Хәбиров “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге штабын Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында җитәкләде, ул чагында партия республикада иң югары нәтиҗәгә иреште – 83 проценттан артык тавыш җыйды.