news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда төзелеш эшләре турында: Прокурорны болай гына чакыруым түгел

Республика Президенты Мәскәү үрнәге буенча торакларны яңарту программасы турында фикерен белдерде.

Миңнеханов Казанда төзелеш эшләре турында: Прокурорны болай гына чакыруым түгел

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә лаеклы шәһәр мохите сакланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Мин прокурорны һәм белгечләрне болай гына чакырмыйм. Табыш алуга омтылу шундый нәрсә — әниеңне дә онытасың. Бездә башка үзәк юк. Без бик күп хаталар ясадык инде, анда минем өлешем дә зур. Бу минем нәфесем түгел. Мин, җитәкче һәм Конституция гаранты буларак, үзәктә төзелешләр күп булмавын тикшерәм», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул шәһәрдә кешеләр өчен лаеклы мохит булырга тиешлеген аерым билгеләп үтте.

Республика Президенты Мәскәү үрнәге буенча торакларны яңарту программасы турында да әйтеп узды: «Тиздән закон кабул ителәчәк. Шәһәрне үзгәртүдә катнашачакбыз. Җимереклекне саклап калу нигә кирәк, аны тәртипкә китерү яхшырак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100