РФ Дәүләт Думасы элеккегечә калды

РФ Дәүләт Думасы элеккегечә калды

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Думасының беренче пленар утырышында парламентның түбән палатасы рәисен, аның ун урынбасары һәм парламент комитетлары җитәкчеләрен сайладылар.

Ачык электрон тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, РФ Дәүләт Думасы Рәисе итеп “Бердәм Россия” фракциясе лидеры Борис Грызлов сайланды. Аның кандидатурасын 356 депутат яклады, 55 кеше каршы тавыш бирде һәм икесе битараф булды. Шул рәвешчә, Б.Грызлов дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасында биләгән вазифасын саклап калды.

“Бердәм Россия” 315 депутатлык парламент күпчелегенә ия булуга карамастан, без башка фракция вәкилләреннән килгән барлык тәкъдимнәргә бик игътибарлы булачакбыз”, - дип хәбәр итә “Интерфакс” яңа спикерның сүзләрен. Б.Грызлов яңа Дәүләт Думасында социаль мәсьәләләрне хәл итүгә өстенлек биреләчәк.

Бүген шулай ук барлык вице-спикерларның исемнәре мәгълүм булды. Шул рәвешчә, Дәүләт Думасының беренче урынбасары итеп ТРдан депутат – “бердәмроссияле” Олег Морозов сайланды. Аның өчен 373 тавыш бирелде, 53 – каршы һәм бер – битараф. Ул парламент җитәкчесенең бердәнбер беренче урынбасары булды – Дәүләт Думасының элекке составында ике беренче вице-спикер – Олег Морозов һәм Любовь Слиска иде.

Дәүләт Думасы шулай ук рәиснең тагын 9 урынбасары өчен тавыш бирде – аларның 6ысы – “Бердәм Россия”дән, берешәр – КПРФ, ЛДПР һәм “СР”дән.

“Бердәм Россия” фракциясеннән - Юрий Волков, Вячеслав Володин, Надежда Герасимова, Светлана Журова, Любовь Слиска һәм Валерий Язев, КПРФтан - Иван Мельников, ЛДПРдан - Владимир Жириновский, "Справедливая Россия"дән - Александр Бабаков вице-спикерлар булды.