news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кешеләре ил территориясендә Америка визасын ала алмаячак

Россиялеләргә штатлар визасын Польшада (Варшава) алырга рөхсәт ителә.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). АКШ Дәүләт департаменты россиялеләрне үз иле территориясендә Америка визасын ала алмаган категориягә кертте, дип тапшыра РИА Новости.

Homeless Nationalities (сүзгә-сүз тәрҗемә «йортсыз милләтләр») исемлегенә Россия илдә Америка дипломатлары саны кимүгә бәйле рәвештә эләккән, чөнки 1 августтан башлап бу вазифаларга АКШта яшәүчеләрдән кала россиялеләрне яки теләсә нинди ил кешеләрен яллау тыела.

Америка илчесе Джон Салливан сүзләренчә, консуллык хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтү өчен бу санда дипломат җитәрлек түгел.

Россиялеләргә штатлар визасын Польшада (Варшава) алырга рөхсәт ителә.

Россиядән тыш бу исемлектә Куба, Эритрем, Иран, Ливия, Сомали, Көньяк Судан, Сирия, Венесуэла һәм Йемен бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100