Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диния нәзарәтендә намаз уку һәм ислам дине нигезләрен өйрәнү курслары башлана
Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрне сигезенче тапкыр укырга чакыра. Әлеге курсларда язылучылар намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен өйрәнергә була. Бүгенге көндә дәресләргә язылу бара.
Беренче кереш дәрес 16 октябрь көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай урамы, 38 нче йорт, 3 нче кат) иртәнге сәгать сигездә үтәчәк.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.
Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Белем бирү татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Җиде сезон дәвамында әлеге курсларда 650 кеше белем алды һәм намазга басты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз