news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Сайлаулар ачык, үтә күренмәле һәм легитим булды

Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасына узган сайлауларга бүген йомгак ясады.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дума сайлауларының нәтиҗәләре турында сөйләде. Йомгак ясау бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясендә узган.

«Россия Федерациясенең барлык сайлау участокларында да сайлаулар узды дип танылды. Алар демократик җәмгыять принципларын төгәл үтәп башкарылды — ачык, үтә күренмәле һәм легитим булды. Бу хакта гражданнарның сайлауга мөнәсәбәте һәм сайлау көннәрендә участокларда республика кешеләрнең югары активлыгы сөйли», — дип белдерде Кондратьев.

Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасына узган сайлауларга бүген йомгак ясады. «Бердәм Россия» — 324, Россия Федерациясе коммунистлар партиясе — 57, «Гадел Россия — Дөреслек өчен» — 27, ЛДПР — 21, «Яңа кешеләр» 13 мандатка ия булды. Моннан тыш берәр мандатны «Гражданлык платформасы», «Ватан» һәм «Үсеш партия»ләре алды.

Бер мандатлы алты округта Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре — Илья Вольфсон, Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров һәм Марат Нуриев җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100