Татарстан Конституцион суды рәисе урынбасары итеп Эльмира Мостафина билгеләнде

Парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының 15нче утырышында аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Конституцион суды рәисе урынбасары итеп Эльмира Мостафина билгеләнде. Депутатлар Татарстан Дәүләт Советының 15нче утырышында аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.

«Без Эльмира Мостафинаны күп еллар беләбез. Ул зур тәҗрибә туплады», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы республиканың Конституцион судына өч яңа судья сайлады. Алар — Гүзәл Удачина, Марат Хәйруллин һәм Фәнис Мусин.

Эльмира Мостафина 2017 елның июнендә Татарстан Конституцион суды судьясы итеп сайланган иде.