news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Татарстанда халыкның кереме кимү мәсьәләсе хәл ителер дип ышанам

Россия Дәүләт Думасы депутаты халыктан килгән сорауларны хәл итү зарурлыгын әйтте.

Илдар Гыйльметдинов: Татарстанда халыкның кереме кимү мәсьәләсе хәл ителер дип ышанам
Рамил Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов пандемия аркасында гражданнарның керемнәре кимеде дип саный. Ул Татарстанның бу мәсьәләне хәл итәчәгенә ышануын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Президентының Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгате алдыннан сөйләде.

«Вазгыять җиңел түгел. Юлламаны без ышаныч белән дә, дулкынлану белән дә кабул итәргә тиеш, чөнки бурычлар күп куелды. Сайлау узды, халыктан килгән сорауларны хәл итү зарур, аларны хәл итү өчен, икътисадның үсеше кирәк. Керем дә узган елгы кебек түгел, шуңа күрә иҗтимагый мәсьәләләргә игътибар күп булачак», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, федераль үзәк тарафыннан да эшсезләр, гаиләләргә балаларга өстәмә ярдәм күрсәтелә.

«Шуңа да карамастан, республика да үз ягыннан нинди адымнар ясар икән, дигән сорау туа. Өмет белән дә, дулкынлану белән дә җитәкчебезнең бу мәсьәләләрне үз кулына алып, юнәлешләргә игътибар иттереп, барыбызга да максат куеп, бергә эшләргә кирәк дигән фикердә торам», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100