news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов: Туган тел мәсьәләсенә игътибар күбрәк төгәл чараларга күчсен иде

Россия Дәүләт Думасы депутаты хәзерге дөньяның халәтен җиңел түгел дип бәяләде.

Гыйльметдинов: Туган тел мәсьәләсенә игътибар күбрәк төгәл чараларга күчсен иде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов туган тел мәсьәләсенә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикерен белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президентның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатеннән соң әйтте.

«Бүгенге дөньяның халәте җиңелләрдән түгел. Рөстәм Миңнеханов юлламасында бурычлар да куйды, ул киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шушы ел эчендә генә дә күпме чара уздырылды, туган тел мәсьәләсенә дә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикердә торам. Монысы нык әһәмиятле», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, Президент икътисадны күтәрү мәсьәләсен аерым билгеләп үткән. «Дөрес юнәлештә эшләп, халкыбызның тормышын яхшыртырга кирәк. Шуңа күрә без әлеге юлламадан канәгать калдык. Бурычлар куелды, бергәләп эшләргә генә калды», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100