Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районы активы белән очрашты

Татарстан парламенты башлыгы социаль объектларны ачуда катнашты

 (Казан, 24 август, «Татар-информ). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районына эш сәфәрендә район активы белән очрашты һәм социаль объектлар ачу тантанасында катнашты.

Парламент башлыгы Кайбыч районы тыл хезмәтчәннәре мемориалына чәчәк куйды. Аннары Мәдәният йортында район активы җыелды. Район үсешенә нәтиҗәләр ясалды, проблемалы мәсьәләләр күтәрелде. "Кайбыч районында уңай үзгәрешләр күзгә ташлана, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин социаль объектлар ачу тантанасында күргәннәрдән хис-кичерешләре белән уртаклашып. - Алдагы сәфәремдә хастаханә буенча тәнкыйть сүзләре белдердем. Хәзер әнә бина ремонтланган, табиблар белән тәэмин ителгән, районда бары тик ике белгеч кенә юк, ә бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйм", - диде.

Райондагы уңай үзгәрешләр турында муниципаль берәмлек башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сөйләде. Соңгы 5 елда Кайбыч районында 7 мәктәп ремонтланган, 7  ФАП төзелгән, 30 ФАП ремонтланган, 2 мәктәпкәчә учреждение һәм 7 спорт мәйданчыгы, заманча спорт комплексы ачылган. Биредә яшәүчеләр үтенече буенча урамнарга яктырткычлар куелган.

Район активы белән очрашуда Татарстан Президенты һәм җирле совет депутатлары сайлаулары турында сүз барды. Районда һәм республикада уңай үзгәртеп коруларны дәвам итәргә кирәк, моның өчен тотрыклы хакимият булырга тиеш, дип фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. "Нәкъ менә сайлаучылар хакимиятне формалаштыра" , - диде парламент иҗтәкчесе булачак сайлау кампаниясенең мөһимлеген ассызыклап. - Без янә Татарстан Президенты сайлауларына кайтабыз, безгә 7 716 депутат сайлап, муниципаль сайлауларны үткәрү зарур. Быел сәяси партияләрнең күп санлы булуы үзенчәлекле. Сайлау кампаниясен уңышлы үткәрәчәгебезгә ышанам".

Татарстан даими үсештә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора, кешеләр моны күрә,  дип тәмамлады чыгышын парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашудан соң 50 урынга исәпләнгән "Сандугач" балалар бакчасын һәм Надеждино авылында күп функцияле үзәкне ачу тантаналарында катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт http://www.gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.