news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проектларга кергән объектлар төзелеше 64 процентка тәмамланган

Илкүләм проектларга кергән 95 объектның бишесе тулысынча әзер.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда илкүләм проектларга кергән 95 объект төзелә. Аларны тормышка ашыру өчен 10 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта эшләрнең 64 проценты төгәлләнгән.

Татарстан Президенты Рстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Республиканың төзелеш министры урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә 95 объектның бишесе тулысынча әзер. Ул программалар һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла торган һәр тармак турында сөйләде.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Казанның «Арт-Сити» торак комплексында җиһазлар белән тәэмин итү төгәлләнде. «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча төзелә торган 1224 урынга исәпләнгән «Салават күпере» мәктәбе 76 процентка башкарылган.

Моннан тыш, республикада 16 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, алар хәзерге вакытта 66 процентка төзелгән.

«Торак» федераль проекты буенча Казанда «Светлая долина» торак комплексында чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Соңгы мәгълүматларга караганда, эшләр 12 процентка төгәлләнгән. Шул ук программа буенча «Лето» торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелә.

2021 елда Татарстанда 15 сорт объекты төзелергә тиеш. Алексей Фролов сүзләренчә, тугыз универсаль мәйданда, ике чаңгы базасында эшләр төгәлләнгән. Дүрт ябык футбол манежы 46 процентка әзер.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100