Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 14 яшьтән эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башларга рөхсәт итмәкчеләр
Дәүләт Думасына үсмерләргә табышлы эш белән шөгыльләнергә рөхсәт бирә торган канун проекты кертелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Россия Дәүләт Думасы эшмәкәрлек белән 14 яшьтән шөгыльләнә башларга рөхсәт бирергә мөмкин. Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә буенча комитет рәисе урынбасары Андрей Свинцов шул хактагы канун проекты әзерләп тапшырган. Әлеге мәгълүматны "Известия" җиткерә.
"Балигъ булмаган 14-18 яшьлекләр канунлы вәкилләре – әти-әниләре яисә тәрбиягә алучыларының язмача рөхсәте булганда, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә хокуклы", – диелә канун проектында.
Проект авторы искәрткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә суд тарафыннан тыюлар булмаган очракта, эшкә яраклы балигъ булган һәр кеше табышлы эш белән шөгыльләнә ала. "Гражданлык кодексы буенча, 16 яше тулган балигъ булмаган бала да хезмәт килешүе буенча эшләгән очракта тулысынча эшкә яраклы була. Шул исәптән алар контракт, яисә канунлы вәкилләре рөхсәте белән эшмәкәрлек тә алып бара ала", – ди депутат.
Әзерләнгән үзгәрешләрне Россия Гражданлык кодексына кертмәкчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз