Мөхәммәтшин: Төркия депутатларының хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен бәялибез

Парламент җитәкчесе Төркия Республикасының Бөек милли җыенына 100 ел тулу уңаеннан котлау хаты юллады.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия парламентарийларын Бөек милли җыенының 100 еллыгы белән котлады. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан Төркия парламентарийларының ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен бәяли. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Бөек милли җыены Рәисе Мостафа Шентоп адресына котлау хаты юллады.

«Республикада Бөек милли җыен депутатларының Төркия белән Татарстан арасында төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен югары бәялибез. Безнең тугандаш халыкларның уртак тарихи тамырларга, Төркия һәм Татарстан икътисадының күпкырлы потенциалына нигезләнгән дустанә мөнәсәбәтләре киләчәктә дә Россия-Төркия хезмәттәшлеген киңәйтүгә үз өлешен кертәчәк, — дигән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Парламент җитәкчесе шулай ук бөтен төрек халкына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде. Ул уртак тырышлык белән Covid-19 пандемиясе китереп чыгарган сынаулар нәтиҗәләре уңышлы тәмамланыр, дип ышаныч белдерде.