Украина хәрбиләре әлегә Кырымда кала

Украина оборона министры вазыйфаларын башкаручы Игорь Тенюх әлегә, Кырымнан китәргә, дигән боерык бирмәде

  (Киев, 24 март, «Татар-информ», Елена Оносова). Украина Илкүләм куркынычсызлык һәм оборона советы бүген төнлә Украина хәрбиләренә Кырымнан китү турында карар кабул итүгә карамастан, ярымутрауда хәрби җитәкчелеккә андый боерык бирелмәгән. Бу хакта Украина Оборона министрлыгының Кырымдагы матбугат секретаре Владислав Селезнев белдерде.

“Миңа билгеле булганча, әлеге гаскәрләргә урыннарында калырга боерылган. Бу боерыкны оборона министры белдерде, башкасы турында ишетмәдем”, - диде ул.

Украина җитәкчелеге әлегә Кырымнан гаскәрләрне чыгару планнары турында белдерми, әмма иртән Украина Президенты вазыйфасын башкаручы Александр Турчинов Кырымда Украина хәрбиләрен чыгарырга әзерлиләр, дип игълан иткән иде.