news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин электрон хезмәт кенәгәсендәге стаж турында законга кул куйды

Закон нигезендә алдагы еллардагы стаж турындагы язмаларны да электрон хезмәт кенәгәсенә кертү мөмкинлеге бирелә.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2020 ел башыннан гына түгел, ә алдагы еллардагы стаж турындагы язмаларны да электрон хезмәт кенәгәсенә кертү мөмкинлеге бирә торган законга кул куйды.

РИА Новости хәбәр итүенчә, тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Элегрәк закон буенча хезмәткәргә эш бирүченең хезмәт кенәгәсен алып баруын дәвам итү яки аңа эш бирүче тарафыннан хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә белешмә бирү арасында сайлау хокукы бирелгән иде. Шул ук вакытта эш бирүче Россия Пенсия фондының 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән мәгълүмат системасына хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны тапшыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100