Путин Дәүләт Думасына катнаш сайлаулар системасы турында закон имзаланган

Законда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын уздыру принциплары, сайлау комиссияләре вәкаләтләр һ.б. билгеләнгән

 (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында” гы Федераль законны имзалаган.

Закон 2014 нче елның 14 нче февралендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 2014 нче елның 19 нчы февралендә Россия Федерация Советы тарафыннан хупланган.

Документ нигезендә Дәүләт Думасына депутатлар катнаш сайлау системасы тәртибендә сайланыла, ягъни депутатларның яртысы 1 мандатлы сайлау округы (1 депутат – 1 округ), икенче яртысы сайлаучыларның федераль кандидатлар исемлеге өчен бирелгән тавышлары санына пропорциональ рәвештә федераль сайлау округы буенча сайланыла.

Сайлауларга кандидатлар үзләрен үзләре һәм шулай ук аларны федераль кандидатлар исемлеге составында сәяси партияләр тәкъдим итә ала.

Федераль кандидатлар исемлегендә, ким дигәндә, 200 һәм иң күбе 400 кандидат була ала. Федераль исемлек гомумфедераль һәм төбәк өлешләренә бүленә, гомумфедераль өлеше булмаса да ярый.

Исемлекнең гомумфедераль өлешенә иң күбе 10 кандидат кертелә ала, төбәк өлешенә кандидатларның, ким дигәндә, 35 төбәк төркеме кертелергә тиеш. Исемлекнең төбәк өлеше РФның барлык территориясен колачларга тиеш.

Сәяси партиянең сайлау фонды акчаларыннан барлык чыгымнар 700 млн. сумнан артмаска тиеш, кандидатның сайлау фонды акчаларыннан - 15 млн.сум, сәяси партиянең төбәк бүлеге сайлау фонды акчаларыннан - 15-100 млн.сум, бу РФның тиешле субъекты территориясендә теркәлгән сайлаучыларның санына бәйле.

Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, федераль законда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын уздыру принциплары, сайлау комиссияләре вәкаләтләре, кандидатлар исемлекләрен тәкъдим итү һәм теркәү тәртибе һ.б. билгеләнгән.