А.Гусев ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясенең 2013 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

“Бердәм Россия” Татарстан бүлеге – иң эре һәм хөрмәткә лаеклыларның берсе”, - дип ассызыклады ул

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген республика парламентында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев фракциянең 2013 елгы эшенә нәтиҗә ясады.
Фракция 2009 елның мартында оештырылды, дип искәртте Гусев. Фракция кысаларында “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеме белән “Мәрхәмәт” хатын-кыз – депутатлар берләшмәсе эшли. 2013 елда “Бердәм Россия” фракциясе һәм ТЯГ” депутатлар төркеме тарафыннан 9 уртак җыелышы, шулай ук “БР” фракциясе президиумының 9 утырышы үткәрелгән. Җыелышларда 43 мәсьәлә каралган. Фракциянең эксперт советы тарафыннан үткәрелгән 2 утырышта ресурс белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компанияләр арасында коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән килешү мөнәсәбәтләренә гомумйорт кирәк-яраклары өчен түләүләрне киметү юлларын табу проблемалары каралган.
А.Гусев сүзләренә караганда, фракция федераль һәм республика партия проектларын һәм җирле проектларны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барган. Алар арасында – “Балаларга – бакчалар”, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше һ.б. проектлар.
Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар да федераль дәрәҗәдә актив эш алып бара. “Дәүләт Думасы депутатлары эшенә карата җитди кисәтүләр юк. Барлык депутатлар да диярлек актив эш алып бара”, - диде матбугат коференциясендә катнашучы.
“Бердәмроссиялеләр” халык мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрне контрольдә тота. Быел “Бердәм Россия” депутатлары берничә мең татарстанлыны кабул итте.
Александр Гусев шулай ук киләсе елда “БР” фракциясе җитәкчеләре катнашында зона киңәшмәсе узачак дип белдерде. “Бердәм Россия” Татарстан бүлеге – иң эре һәм хөрмәткә лаеклыларның берсе”, - дип ассызыклады ул.