news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин югары уку йортларында бюджет урыннары саны артачагын әйтте

Әлеге максатларга федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш. 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак. Түләүсез уку урыннарын арттыру өчен, федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин сенаторлар белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. 

«Киләсе елда югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак. Әлеге максатларга федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш», — диде Владимир Путин.

Президентның сенаторлар белән киңәшмәсе Зур Кремль сараенда үтте. Бу, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, беренче масштаблы чара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100