РФ Президенты коррупциягә каршы законнар пакетын әзерли

Бүген Коррупциягә каршы совет президиумы утырышында тиешле законнар пакеты каралды
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Дмитрий Медведев 30 сентябрьдә Дәүләт Думасы каравына коррупциягә каршы законнар пакетын кертергә мөмкин. Бу хакта журналистларга Президент администрациясе җитәкчесе Сергей Нарышкин хәбәр итте.
Ул бүген Коррупциягә каршы совет президиумы утырышында тиешле законнар пакеты каралуын билгеләп үтте. “Бу законнар пакеты 30 сентябрьгә билгеләнгән Совет утырышында каралачак һәм расланачак”, - диде С.Нарышкин.
Совет раслаган очракта, шул ук көнне Президент законнар пакетын Дәүләт Думасына кертергә мөмкин”, - диде РФ Президенты хакимияте җитәкчесе, дип хәбәр итә Vesti.ru.