ФС ПАСЕны Көньяк Осетиядә Грузия агрессиясе нәтиҗәләрен объектив бәяләргә өнди

Федерация Советы АСПА делегациясе Көньяк Осетиядә Грузия агрессиясе нәтиҗәләре турында объектив нәтиҗә ясар, дип ышана.
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Россия сенаторлары Мәскәүгә визит белән килгән Ауропа Советы Парламент Ассамблеясы (ПАСЕ) делегациясе Көньяк Осетиягә карата Грузиянең сугыш агрессиясе нәтиҗәләре һәм Россия гамәлләре мәсьәләсе буенча докладта объектив нәтиҗәләрне тәэмин итәр, дип өметләнә.

“Без Грузия-Россия конфликты нәтиҗәләре мәсьәләсе буенча докладчы Люк Ван Ден Бранде җитәкчелегендә ПАСЕ делегациясе Ауропа парламентарийларына Россия позициясен җиткерер һәм Страсбургта киләсе сессиядә каралачак докладында объектив нәтиҗәләрне тәэмин итәр дип исәп тотабыз”, - дип белдерде Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты башлыгы урынбасары Василий Лихачев кичә парламентның югары палатасында ПАСЕ делегациясе белән очрашу узганнан соң.

Моннан тыш, сенатор моның дәрәҗәле делегация һәм Россиягә мондый игътибарга алшарты бер атнадан соң ПАСЕ кысаларында Көньяк Осетиядә Россия позициясе хакында шактый кискен дискуссия көтелүе сәбәп булуын ассызыклады, дип хәбәр итә “Интерфакс”.