“Бердәм Россия” Көньяк Осетиянең “Единство”сы белән килешү имзалады

Россиягә ПАСЕ визитының сәяси нәтиҗәсе “Бердәм Россия” белән “Единство” арасында килешү төзү булды.
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). “Бердәм Россия” партиясе һәм Көньяк Осетиянең “Единство”сы хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. Цхинвалда документка “Бердәм Россия” югары советы Рәисе, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов һәм “Единство” партиясе җитәкчесе Зураб Кокоев кул куйды. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.

“Бердәм Россия” белән “Единство” арасындагы килешү дустанә мөнәсәбәтләрне законлаштыра”, - дип ассызыклады Б.Грызлов. ул партияләрнең бергә Грузия агрессиясеннән соң, Көньяк Осетиягә гуманитар ярдәм проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итүләрен билгеләп үтте.

Үз чиратында, З.Кокоев ике партия өчен дә моның тарихи көн булуын белдерде. “Без бергә булдык һәм киләчәктә дә шулай булачак”, - дип ассызыклады ул.