Радий Хәбиров вазыйфасыннан читләштерелде

Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров үзенең эш урыныннан колак какты
(Уфа, 23 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров үзенең эш урыныннан колак какты.
Бу хакта Президент Мортаза Рәхимовның махсус фәрманы дөнья күрде. Әлеге фәрманнан күренүенчә, “Радий Хәбиров үз вазыйфасыннан, аның үз милке һәм керемнәре турындагы мәгълүматларның дөреслеген тикшереп беткәнче”, дигән аңлатма белән эшеннән алына. Бу фәрманның эчтәлеген бүген БР Хөкүмәте утырышында премьер-министр Раил Сарбаев укып ишеттерде.
Шушы хәбәр рәсми хакимиятләрнең намуслы һәм саф булуларына ныклы ышанып йөрүчеләр өчен аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткәндер, мөгаен. Әмма Башкортстанның эчке сәяси тормышын һәм андагы хәлләрне шактый яхшы белгән кешеләр өчен бу көтелгән вакыйга дияргә мөмкин.
Иң кызыгы шунда – соңгы ике атна эчендә Россиянең кайбер матбугат басмалары һәм электрон мәгълүмат чаралары Радий Хәбировны Мәскәүгә эшкә алалар икән дигән хәбәрләр тараткан иде. Нәкъ менә бүген, ягъни 23 июнь көнне Р. Хәбиров үзенең яңа вазыйфасына керешергә тиеш иде. Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары хезмәтендә булырга тиеш иде ул, төрле фаразларга караганда. Шул ук матбугат басмалары Радий Хәбиров Мәскәүдә чыныгу алганнан соң, ярты елдан Башкортстанга, Мортаза Рәхимовка алмашка, Президент булып кайтарылачак, дип тә хәбәр итеп өлгергән иде. Әмма Мортаза Рәхимовның фәрманы Мәскәүнең планнарын бозып куйды шикелле.
Хәзер инде Башкортстан президенты фәрманы булгач, Радий Хәбировның декларациядә күрсәтелмәгән керемнәрен һәм милкен ныклап “казыячакларына”, “чокуларына” шик юк.
Радий Хәбиров моңарчы Мортаза Рәхимовның уң кулы булды, аның яңадан президент булып сайлануларына зур өлеш кертте. Хәтта 2003 елдагы президент сайлауларында ялган бюллетеньнәр эшләтүнең дә (җәмгысе 800 мең данә!) Радий Хәбиров кушуы буенча башкарылганлыгы хәбәр ителгән иде.
Ул тарихны кыскача гына искә төшереп үтик. 2003 елда Башкортстан президентын сайлаулар кампаниясе чорында Уфада, Башкортстан Президенты хакимияте каршындагы «Мир печати» дип аталган нәшрияттә, ялган сайлау бюллетеньнәре табылуы хакындагы исең китәрлек хәбәрләрне күпләр хәтерлидер әле. Ул чакта басмаханә эчендәге хезмәткәрләр, үзләренең кырын эшләрен яшерү өчен, республика Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура хезмәткәрләре килеп җиткәнче, бюллетеньнәргә ут төртеп, анда янгын да чыгарган иде. Төнлә булган ул шау-шулы җәнҗал вакытында канунсыз басылган сайлау бюллетеньнәренең күпмедер өлеше ут эчендә юк итеп өлгерелгән дип хәбәр иттеләр. Прокуратура җитәкчеләре, атап әйткәндә, республика баш прокурорының ул чактагы урынбасары Владимир Коростылев ялган сайлау бюллетеньнәренең Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча эшләнгәнлеген шул көнне үк киң мәгълүмат чараларына таратты.
Шул раслаудан соң, сайлауларда гамәлдәге президентның көндәшләре булган Ралиф Сафин белән Сергей Веремеенко гаризаларына нигезләнеп, Башкортстан прокуратурасы әлеге гауга буенча җинаять эше кузгаткан иде. Президент сайлаулары тәмамлангач та, республика прокуроры Флорид Байков белән аның урынбасары Владимир Коростылев «үз вәкаләтләрен арттыруда» гаепләнде. Шуннан соң Флорид Байков үз теләге белән прокурор вазыйфасын калдырып китте. Ә Владимир Коростылевны Ульян өлкәсе прокуратурасына эшкә күчерделәр.
Әлеге җинаять эшенең нинди баскычта булуы хакында мәгълүмат шактый озак чыкмый торды. Ахыр чиктә бу җинаять эшендә бердәнбер гаепләнүче дип «Мир печати» басмаханәсенең директоры Марат Вәлиев табылды һәм ул да штраф кына түләп котылды. Ялган документлар әзерләүдә Р. Хәбировны түгел, ә нәкъ менә аны гаепләделәр. Руслар әйтмешли “крайний” табылды. Шулай итеп Радий Хәбиров судан коры чыккан иде.
Сәясәт пычрак нәрсә дип моңа кадәр дә дөньяның акыллы шәхесләре гел әйтә килгән. Әле дә тормыш моны бар яклап ачык раслап тора.
“Интерфакс” агентлыгы яңа гына хәбәр иткәнчә, Радий Хәбиров, үзенең вазыйфасыннан алынуына каршы, Мортаза Рәхимовны мәхкәмәгә бирәчәген белдергән.