“Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары гражданнарны кабул итү буенча эшне активлаштырырга ниятли

“Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары гражданнарны кабул итү буенча эшне активлаштырырга ниятли

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышы башланыр алдыннан”Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары җыелышы булды, анда сайлаучылар белән эшләү турында мәгълүмат тыңланды.

Мәгълүматны ТР Дәүләт Советының Закончалык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе урынбасары Галина Фәхретдинова тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, агымдагы елның гыйнварыннан маена кадәр фракция әгъзалары тарафыннан митинг, очрашу, җыелышлар оештырылган һәм анда 23 мең кеше катнашкан. Депутатлар шәхсән үзләре 3574 сайлаучыны, депутат ярдәмчеләре – 27 кешене кабул иткән; 740 язма мөрәҗәгать каралган һәм 2500ләп чылтыратулар кабул ителгән. Гражданнар мөрәҗәгать иткән күп кенә сорау һәм үтенечләр социаль тәэмин итү һәм социаль яклау белән бәйле. Язма мөрәҗәгатьләрдә дәүләт социаль сәясәтенә тәнкыйть, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түбән булуга шелтә, картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләрнең күләме белән канәгать булмау, бәяләр күтәрелүгә борчылу белдерелә.

Өстенлекләрне реформалаштыру турындагы федераль законга кагылышлы мөрәҗәгатьләр аерым урын биләп тора. Акчалата компенсация түләүләре күләмен юкка чыгарылган өстенлекләр күләменә тәңгәлләштерү, яисә пенсияләрне яшәү минимумына кадәр күтәрү таләпләре яңгырый. Халык шулай ук квалификацияле бушлай медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле кыенлыклар кичерә. Әлеге проблеманы хәл итү максатында, “бердәм россиялеләр” табиб-белгечләрнең республиканың кайбер районнарына баруын оештырды һәм урыннарда медицина консультацияләре үткәрелде.

Моннан тыш, бүгенге көндә депутатлар операцияләр ясау, балаларны операциядән соң тернәкләндерү, онкологик авыруларны дәвалауга иганәчелек күрсәтә. Инвалидлар, ветераннар оешмаларына, мөселман һәм православие конфессияләренә, балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү һәм иҗади үстерү белән шөгыльләнүче оешмаларга матди һәм финанс ярдәме күрсәтү буенча эш алып барыла. Узган биш айда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган чараларга әзерләнү һәм үткәрүгә зур игътибар бирелгән.

Галина Фәхретдинова билгеләп үткәнчә, “сайлаучыларның бер генә мөрәҗәгате, бер генә үтенече дә игътибарсыз калдырылмый, һәрберсе буенча эш башкарылган, тиешле ведомство һәм оешмаларга сораулар җибәрелә, проблемаларны чишү өчен конкрет чаралар күрелә.” Шул ук вакытта, күп кенә депутатлар агымдагы елда башкарган эшләре хакында хисап бирмәгән. Фракция мәгълүматны игътибарга алды. “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев фракциядә тәртип көчәйтелергә тиеш, шулай ук депутатларның гражданнарны кабул итү эшчәнлеге өстеннән контроль көчәйтеләчәк, дип билгеләп үтте.