Мөхәммәтшин: Путин юлламасыннан соң, алда партия программасы буенча җитди эш тора

Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Югары һәм Генераль советларының, Сайлау алды программасын әзерләү комиссиясенең уртак утырышы узды.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң, партия алдында җитди эшләр булуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Югары һәм Генераль советларының, Сайлау алды программасын әзерләү комиссиясенең уртак утырышында катнашты.

Катнашучылар Россия Президенты Владимир Путин кичә игълан иткән Федераль Җыенга юллама буенча фикер алышты..

Фәрит Мөхәммәтшин Президент куйган бурычларны тормышка ашыру хәзер эштә төп юнәлешләрнең берсе булачагын искәртте.

«Мин Президентның Федераль Җыенга юлламасын игълан итү тантанасында катнаштым. Юлламада эчке сәясәт мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Ул зур социаль блок белән аерылып торды. Безнең алга бурычлар куелды. Якын көннәрдә без партия программасы өстендә эшләячәк төбәк төркеме составын билгеләячәкбез. Безнең алда җитди эш тора», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.