Югары Ослан Үзәк район хастаханәсе хирурглары #Безэшлибез акциясенә кушылды

Медицина хезмәткәрләре барлык гражданнарны үзизоляция режимын үтәргә һәм өйдә калырга өндәде.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Югары Ослан Үзәк район хастаханәсе коллективы #Мынаработедлявас #Безэшлибез акциясенә кушылды. Хирургия бүлеге хезмәткәрләре барлык социаль челтәрләргә куркыныч вирус турында хәбәр урнаштырган. Бу турыда «Волжская новь» газетасы хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләре барлык гражданнарны үзизоляция режимын үтәргә һәм өйдә калырга өнди.

«Югары Ослан урамнарында берни булмаган кебек кешеләр йөри. Ә бу алай түгел. якташлар игътибарын вазгыятьнең җитди һәм вирусның ккуркыныч булуына юнәлтәсе килә», диелгән #өйдәутыр хэштегы белән билгеләнгән хәбәрдә.