Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, Татарстан парламенты аерым эш режимына күчә

Дәүләт Советы утырышлары видеоконференция режимында узачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан парламенты аерым эш режимына күчә. Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында регламентка шундый үзгәрешләр кертелде. Депутатлар бу карар белән килеште.

«Татарстанда югары әзерлекле режим, гадәттән тыш хәл режимы, чикләү, карантин чаралары кертелгән чорда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе карары белән парламент эшчәнлегенең аерым тәртибе урнаштырылырга мөмкин», — дип белдерде законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин.

Ул шушы чорда Дәүләт Советы һәм комитеты утырышлары видеоконференция режимында узарга мөмкинлеген әйтте. Татарстан парламенты коронавирус таралуга бәйле рәвештә аерым эш режимына күчә. Карарлар исә электрон системаны кулланмыйча ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк.

Шулай ук, Шакир Яһүдин сораштыру алымы белән дә тавыш бирү мөмкинлеген искәртте. «Сораштыру юлы белән тавыш бирү сораштыру кәгазьләрен кулланып башкарыла, аларда комитет әгъзасы позициясе күрсәтелә», — диде ул.