Рөстәм Миңнеханов Лондонга IV Россия-Британия бизнес-форумына бара

Республика делегациясе әлеге саммитта инде икенче ел катнаша.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда узачак IV Россия-Британия бизнес-форумында катнаша. Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.«Королева Елизавета II конференцияләр залында IV Россия-Британия бизнес-форумы утырышы узачак. Анда Рөстәм Миңнеханов та катнаша», - дип искәртте Галимова.Татарстан Президенты саммитта катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак. Республика делегациясе әлеге саммитта инде икенче ел катнаша.«Форумда катнашуның төп максаты – элемтәләр урнаштыру, шулай ук Британия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итү», - диде Галимова.Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиягә ике көнлек эш сәфәре белән 25 ноябрьдә юл тота. Галимова искәрткәнчә, бу ТР Президентының әлеге илгә беренче визиты гына түгел.Үз чиратында, Бөекбритания вәкилләре дә Татарстанга килә. Мисал өчен, октябрь аенда Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлегенең Лордлар Палатасы әгъзасы, РФ буенча партияара парламент төркеме рәисе урынбасары Джон Десмонд Форбс, лорд Уэйверли Казанда булып китте.