Фәрит Мөхәммәтшин: “Республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узды”

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ТР Дәүләт Советы Президиумында Татарстанда 10 октябрьдә узган сайлауларның нәтиҗәләре хакында сөйләде

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин ТР Дәүләт Советы Президиумында Татарстанда 10 октябрьдә узган сайлауларның нәтиҗәләре хакында сөйләде.
Үз чыгышының башында ул республика парламентының янә 100 депутаттан торуы хакында хәбәр итте – 10 октябрьдә Зәй округы буенча парламент депутаты сайланды. Ул - сайлаучыларның 94,2 процент тавышын җыйган “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Роберт Миңнегалиев. ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда сайлаучыларның 92,77 проценты катнашты.
Быелгы сайлау кампаниясе хакында сөйләгәндә, Анатолий Фомин аның нәтиҗәләрен уңай бәяләде. “Татарстандагы 989 муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары тулы хокуклы составта формалаштырылды. Шушы көннәрдә муниципаль берәмлек башлыкларын сайлау төгәлләнәчәк”, - диде ул һәм сайлау кампаниясе сәяси партияләрнең актив катнашында узды, дип өстәде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгының сүзләренә караганда, сайлауларда республика халкының 69,14 проценты катнашкан. “Муниципаль сайлаулар өчен бу шактый югары күрсәткеч. “Бердәм Россия” партиясе барлык мандатларның - 91,6, КПРФ – 1,84, ЛДПР – 0,49, “Гадел Россия” 1,99 процентына ия булды”, - диде ул.
А.Фомин хәбәр иткәнчә, 27 округта депутатлар сайланмаган. “2005 елда мондый округлар 50 дән артып киткән иде. Бу округларда өстәмә сайлаулар соңрак узачак”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә сайлау кампаниясенә кагылышлы суд тикшерүләренең саны – 69, аның иң зур өлеше Яшел Үзәнгә туры килә.
“Шул рәвешчә, Татарстанда хакимиятнең барлык дәрәҗәләре формалаштырылды дип әйтергә мөмкин. Татарстанда 2014 елга кадәр, өстәмә сайлаулардан тыш, республика дәрәҗәсендәге сайлаулар үткәрү күздә тотылмый”, - дип сүзен йомгаклады А.Фомин.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгының чыгышын шәрехләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узды, дип ассызыклады. “Бу сайлаулар белән без муниципаль хакимиятнең тәүге 5 елда башкарган эшенә нәтиҗә ясадык. Без хакимиятнең муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарының эшен оештыруга ирештек. 5 ел дәвамында алар үз территорияләрендәге социаль-икътисади үсешкә бәйле катлаулы бурычларны хәл итте. Кайбер кыенлыкларга да карамастан, муниципаль берәмлекләр үзләренә йөкләнгән бурычны үтәде”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. “Законнарны алга таба да камилләштерәчәкбез һәм муниципаль хакимияткә ярдәм итәчәкбез”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан парламенты башлыгы.