news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин кибериминлекнең мөһим булуын искәртте

Президент алдынгы технологияләрне кешелек үсеше өчен өйрәнергә кирәк дип саный. 

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Кибериминлек кеше хокукларын яклау, цифрлы технологияләрнең экстремист һәм радикаллар кулына эләкмәү проблемаларын хәл итәргә тиеш. Шуңа күрә мәгълүмати иминлеккә аерым игътибар юнәлтү зарур. БМО Генераль Ассамблеясенең 75нче сессиясендә чыгышында Россия Президенты Владимир Путин шул хакта әйтте. Бу турыда «Известия» газетасы хәбәр итте.

«Бүгенге көндә кибериминлек мәсьәләләре, алдынгы цифрлы технологияләр куллану җитди игътибар таләп итә. Халыкның шәхси тормышы, милке һәм иминлек хокукларының ни дәрәҗәдә якланачак дигән шик-шөбһәләрен тарату, аларны кабул итү, ишетү мөһим», — диде ул. 

Путин сүзләренчә, алдынгы технологияләрне кешелек үсеше өчен өйрәнергә, шулай ук ясалма интеллектны үстерүгә булган омтылыш һәм кайбер чикләүләр арасында алтын урталыкны табарга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, хәрби куркынычсызлык, гореф-гадәтләр, хокук, әхлак ягыннан янауларны булдырмаска ярдәм итәрлек килешү төзелергә тиеш.

Үз чыгышында Россия Президенты коралларны галәмгә урнаштыруны тыярга өндәде, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100