420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Дәүләт Советына сайлау уңаеннан музыкаль чакыру урнаштырган. Видеороликның төп герое – түбәтәй кигән һәм җырлый торган өчпочмак.
Өчпочмак гитарага кушылып җырлый һәм үзен «идеаль кандидат» дип атый.
«Дибли-дибли-ди, дибли-дибли-ди, восьмого сентября на выборы иди», - дип чакыра өчпочмак роликның ахырында.