Казанда Россия флагы көненә багышланган «Танцуй, триколор!» дигән акция узды

Чарада барлыгы 200дән артык кеше катнашты

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Казанның үзәгендәге Бауман урамында бүген «Танцуй, триколор!» дигән бию акциясе узды. Аны Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм шәһәрнең бер күңел ачу комплексы ярдәме белән "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясе һәм "Бердәм Россия"нең Яшьләр гвардиясе" Татарстан төбәк бүлеге белән бергә оештырган.

Чара Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган иде.

Чара кысаларында бию флешмоблары булды, аларда теләгән барча кеше, хәтта иң нәниләр дә катнаша алды. Шулай ук республика башкаласының төрле бию мәктәпләреннән мастер-класслар да оештырылды. Биюнең төрле юнәлешләре, шул исәптән балалар спорт биюе, хип-хоп, бачата, сальса, брейк-данс һәм башкалар тәкъдим ителде.

Әйтергә кирәк, чара биюләр белән генә чикләнеп калмады: Бауман урамыннан узучылар футбол фристайлын да күзәтә алды. Акция барышында төрле бүләкләр уйнатылды. Шулай ук Россия флагы төсендәге тасмалар да таратылды.

Чарада барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Шундый ук акция бүген Санкт-Петербургта да үтте.