ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм уздыру буенча чараларның календарь планын раслады

Сайлау 5-15 нче июньдә игълан ителергә тиеш

 (Казан, 22 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм уздыру буенча чараларның календарь планы расланды.

Утырышны ачканда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин искәрткәнчә, 14 нче сентябрьдә булачак сайлауга 114 көн калды. “Без ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бик нык якынайдык”, - дип игътибарны юнәлтте ул һәм Үзәк сайлау комиссиясендә аларга әзерлек буенча актив эш алып барылуын белдерде. Шулай ук Әгъзам Гобәйдуллин кичә республика парламентының сайлаулар турындагы законнарга үзгәрешләр кертүен искәртте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова журналистларга әңгәмә барышында хәбәр иткәнчә, чараларның календарь планы 8 бүлектән тора, аңа федераль законнарда һәм ТР Сайлау кодексында каралган чаралар кертелгән.

Рәсми рәвештә сайлау кампаниясе, ТР Дәүләт Советы тарафыннан сайлаулар билгеләнгәннән соң, старт ала. Тиешле карарны парламент 5-15 нче июньдә кабул итәргә тиеш. Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү сайлаулар турында рәсми рәвештә игълан ителгән көннең алдагы көнендә башлана. Партия тәкъдим иткән кандидатларны яки кандидатлар исемлеген яклап тавыш бирүчеләрнең имзаларын җыю–имзалар кәгазен әзерләү өчен, - түләнгән көннән, дип ачыклык кертте В.Каменькова.

Кандидатларны, кандидатларның республика исемлеген теркәү өчен документлар 30 нчы июньнән иртәрәк һәм 30 нчы июльдә сәгать 18.00дан соңрак бирелә алмый. Бер мандатлы сайлау округларында тәкъдим ителгән кандидатлар кирәкле документларны округ сайлау комиссияләренә тапшыра, кандидатларның республика исемлеге ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә. Кандидатны, республика исемлеген теркәү турында карар кабул ителү – теркәү өчен кирәкле документларны кабул итү көненнән алып 10 көн дәвамында.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары аңлатканча, кандидатлар үз кандидатураларын тәкъдим иткәннән соң, сайлау алды агитациясе белән  шөгыльләнә ала, ләкин ММЧда агитация тавыш бирү башланганчы, 28 көн алдан, ягъни 16 нчы августта башланачак. Агитация чоры 2014 нче елның 13 нче сентябрендә төнге 12дә тәмамлана.

Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен, сайлауларның нәтиҗәләренә бәйле фаразларны, башка тикшеренүләрне бастыруны, шул исәптән мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә урнаштыруны, тыю 9-14 нче сентябрьдә үз көченә керә.

Номерларын, участок сайлау комиссияләренең урыннарын һәм тавыш бирү өчен урыннарны күрсәтеп сайлау участокларының исемлеге 4 нче августтан да соңга калмыйча ММЧда бастырылачак. Гражданнар сайлаучылар исемлегендә үзләре турында мәгълүматны 3 нче сентябрьдән участок сайлау комиссияләрендә белә ала. Соңрак сайлаучыларга сайлауларга чакыру җибәрәчәкләр.

Вакытыннан алда тавыш бирүләр дә була. Ул территориаль сайлау участокларында 3-9 нчы сентябрьдә, участок сайлау комиссияләрендә 10-13 нче сентябрьдә узачак.

Сайлауларда тавыш бирү 14 нче сентябрьдә сәгать 07.00-20.00гә кадәр уза.