ТР ДС депутатларын сайлауларда биш партия сайлаучыларның имзаларын җыюдан азат ителә

Бу – “Бердәм Россия”/"Единая Россия", КПРФ, ЛДПР, “Гадел Россия”/"Справедливая Россия", “Яблоко”

 (Казан, 22 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). V чакырылыш ТР ДС депутатларын сайлауларда биш партия сайлаучыларның имзаларын җыюдан азат ителә. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе имзалар җыячак партияләр исемлеген раслады.

Сайлаучыларның имзалары, кадидатларны, кандидатлар исемлеген теркәү өчен, кирәкле шарт булып тора. Кандидатлар исемлеген теркәү өчен кирәкле имазаларның саны бердәм республика сайлау округы территориясендә теркәлгән сайлаучылар саныннан 0,5 процентны тәшкил итә (якынча 15 мең имза); бер мандатлы сайлау округы буенча тәкъдим ителгән кандидатны теркәү өчен – тиешле сайлау округында теркәлгән сайлаучылар саныннан 3 процент (якынча 1800 имза).

ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова ачыклык керткәнчә, V чакырылыш ТР ДС депутатларын сайлауларда биш партия - “Бердәм Россия”/"Единая Россия", КПРФ, ЛДПР, “Гадел Россия”/"Справедливая Россия", “Яблоко”  - сайлаучыларның имзаларын җыюдан азат ителә.