news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Сайлау процессында иминлек мәсьәләләрен хәзердән үк кайгыртырга кирәк

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе алдында былтыр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә һәм 13 сентябрьдә узган сайлауларда беренче тапкыр кулланылган механизмны (сайлау процессында иминлекне тәэмин итү) эшләп бетерү бурычы тора.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт Думасына алда торган көзге сайлаулар барышында иминлек кагыйдәләре үтәлешен алдан ук кайгырта башларга кирәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шундый йөкләмә бирде.

«Инде хәзер үк тавыш бирүнең иминлеген тәэмин итүче органнар (Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте) белән координация киңәшмәләре үткәрүнең әһәмияте бик зур. Мондый бурычны бүген үк куярга кирәк», — дип искәртте ул.

Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе алдында былтыр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә һәм 13 сентябрьдә узган сайлауларда беренче тапкыр кулланылган механизмны (сайлау процессында иминлекне тәэмин итү) эшләп бетерү бурычы тора.

«Алда торган тавыш бирү бер көн дәвам итәрме, әллә берничә көнгә сузылырмы — анысын Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәл итәчәк. Безнең бурыч — барысына да әзер булып тору», — дип сүзен төгәлләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100